Результаты поиска
- Сафиуллин әсәрдә иленә дошман алып килгән шәхесне үзенең герое дип таный.
- Эпоска таяну жанр таләбен тагын да ныгыта.
- Эпос батыры һәрвакыт «идеаль герой, идеаль патша» була.
- Бу тарихи шәхесләр турында барлык мәгълүматны җыйгач, шул ачыклана: идегәй, заманның канлы вакыйгалары сынауларын үтеп, Ватанының таянычы, ышанычы, аның азатлыгын һәм бәйсезлеген тәэмин итүче булып кала.
- Ул турыда ибне гәрабшаһның идегәй идарә иткән еллар ил тарихында якты чор булды дигән сүзләре дә юкка түгелдер дип уйларга кирәк.
- Димәк, герой гамәлләрен бәяләгәндә илгә хезмәт, фидакарьлек, батырлык, гаделлек, аек акыл, миһербанлык, намус төшенчәләре алга чыга.
- Кем әлеге әхлакый кануннарны хөрмәт итә, шул трагик герой югарылыгына күтәрелә.
- идегәй әлеге кануннар нигезендә яшәгән, шәхес һәм ил азатлыгы өчен көрәшкән герой.
- Ул, бу әхлакый кануннар нигезендә көрәш алып барганда трагик хата ясый, дуслашу теләге белән барган җирдә туктамыш оныклары тарафыннан хыянәтчел үтерелә.
- Дастандагы бу мотив әсәрдә ил агасы субра сүзләрендә әйтелә.